Конституциягә тавыш бирү өчен участок сайлау буенча гаризалар кабул итү башлана
5 июньнән Татарстандагы Күп функцияле үзәкләр РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә фактик яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.